4 декабрь 2019 яңалыклары
-
Казан шәһәрендә “КЭТЗик-2019» радиоэлектрон конструкцияләү буенча конкурс узды
Конкурста катнаштылар
-
«Дөнья яхшылыклардан тора»
Чараны район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы ачып җибәрде:
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” буенча чаралар үткәрде
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре ЮХИДИ идарәсенең Балык Бистәсе районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Татьяна Егорова белән берлектә “Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү” темасына чара үткәрделәр. Анда яшь испекторлар хәрәкәте отрядлары катнашты.
-
Район комиссиясенең чираттагы утырышы булды
Күптән түгел район коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов барды.
-
Балык Бистәсе спорт яңалыклары
Балык кебек җитез шул бистәлеләр
-
Зур Мәшләк авылында "Әхмәт Гадел укулары" фәнни-гамәли республика конференциясе булып узды
Зур Мәшләк авылында "Әхмәт Гадел укулары" фәнни-гамәли республика конференциясе булып узды. Республика районнарыннан укучылар, укытучылар катнашты анда. Бу көнне Мәшләк мәктәбе иртәдән үк гөрләп торды. Чарада катнашучылар теркәлү үтте. Аннан актлар залында ачу тантанасы булды. Конференциядә чыгыш ясаучылар биш секциядә көч сынашты.
-
Район үзәк китапханәсендә журналист Идрис Аметовның китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды
Узган район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Идрис Галимулла улы Аметовның “Бәхет чишмәм синдә, Бистәм!” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды . Авторның бу тәүге иҗади хезмәте түгел, 2007 елда аның “Алар сине зурлый, Балык Бистәсе” дигән китабы дөнья күрде. Әлеге китапларда журналистның күренекле шәхесләр, сугыш һәм хезмәт батырлары, төрле тармак алдынгылары турындагы язмалары тупланган.
-
Электрон рәвештә белеп була
Агымдагы елның август аеннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары видеокамералар белән теркәлгән очракта аның турындагы беркетмәләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша электрон рәвештә мәгълүмат алу мөмкинлеге туды.
-
Гражданнарны кабул итү
2019 нчы елның 6 декабрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь белән берлектә балыкбистәлеләрне кабул итәчәкләр.
-
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышы узды
Дүшәмбе көнне Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 47 нче утырышы булып узды
-
“Талантлы син, кеше туганым!” әдәби-музыкаль клубы кичәләр уздыра
«Ныклы гаилә» партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында, 2019 елның 28 ноябрендә Чаллыбаш авылы клубында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче “Бистә йолдызлары” әдәби-музыкаль клубы (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
-
Пенсионерлар үзләренең өстәмә түләүләр турында беләме?
Кызганычка каршы, барлык пенсионерлар да үз хокуклары турында хәбәрдар түгел. Гариза аша рәсмиләштерергә мөмкин булган пенсияләргә өстәмә түләүләр дә бар.
-
Бала һәм интернет: дөнья челтәрендә аңа нәрсә яный?
Мәктәпкә укырга кереп, озын дәресләр тыңларга туры килгәндә балага да, укытучыга да ни чаклы кыен булачагын яшь әти-әни башына китереп тә карамыйдыр.
-
Кыр казлары артыннан...
Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 3 нче декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.